Түбән Камада теркәлгән юл һәлакәтендә 8 кеше зыян күргән

Кичә көн уртасында Түбән Кама шәһәрендә җитди юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Нәтиҗәдә, 8 кеше зыян күрә. Адарның берсе әле дә булса комада
(Түбән Кама, 2 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама шәһәрендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше зыян күргән, шуларның икесе – балалар. Авария кичә Актүбә урамында килеп чыга.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, “ВАЗ-21150” машинасы каршы як хәрәкәте полосасына чыга һәм «Mitsubishi» автомобиле белән бәрелешә. “Иномарка”да барган пассажирлар аеруча җитди зыян күрә, аларның берсе әле дә булса комада. Юл һәлакәтенә очраган ике баланың тормышына куркыныч янамый.
Узган атнада Түбән Кама районы территориясендә барлыгы 5 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 14 кеше зыян күргән. Агымдагы чорда дәүләт автоинспекторлары тарафыннан исерек хәлдә руль артына утырган 25 шофер ачыкланган, 28 машина штрафстоянкага ябылган.