Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда исерек шоферның машинасы юл кырыена төшеп киткән, ике кеше зыян күргән
Авария кичә Чаллы — «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында кичке сәгать сигезләр тирәсендә булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда исерек шофер йөрткән машина юл кырыена төшеп киткән, җитди имгәнгән ике кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе вакыйга урыныннан хәбәр итте.
Авария кичә 20.00 сәгатьтә Чаллыдан «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында булган.
«КИА» машинасын йөртүче исерек хәлдә булган. Ул транспорт белән идарә итә алмаган һәм машина кюветка төшеп киткән. Юл-транспорт һәлакәтендә пассажир да, йөртүче үзе дә зыян күргән. Административ тикшерү үткәрелә», — дип сөйләде агентлыкка Тукай районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Шамил Ганиев.

Ашыгыч ярдәм табиблары 39 яшьлек шоферның баш мие селкенгәнлеген ачыклый һәм хастаханәгә илтә. 34 яшьлек пассажир хатын-кызның кабыргалары сынган һәм баш мие селкенгән. Аны шулай ук хастаханәгә салганнар.
Моннан тыш, бер ел эчендә «КИА» шоферының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 13 тапкыр административ җаваплылыкка тартылганлыгы ачыкланган. Хокук бозучының автомобиле «штрафстоянкага» урнаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз