Каберләрне кабат мәсхәрә иттермәс өчен, Бәчек халкы зиратта видеокамералар куярга ниятли

Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында 90нан артык кабер ташы аударылган, 4 таш яраксыз хәлдә.

 (Казан, 2 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авыл җирлегенә кергән Бәчек авылы халкы, каберләрне мәсхәрә иткәннән соң, зиратта камера куйдырырга я кизү оештырырга уйлый. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бүген Бәчек авылына барып, шундагы хәлләр белән танышканда билгеле булды.

Искәртеп үтик, шушы көннәрдә генә Бәчек авылы зиратында вандаллык акты булган. 93 кабер ташы аударылган, 4 таш җимерек хәлдә. Кичә күмәк өмәдә ташлар торгызылган. Бу зиратта бөек шагыйребез Габдулла Тукайның апасы Бибисаҗидә дә җирләнгән. Аның каберенә зыян килмәгән.

Хәзерге вакытта тикшерү, җинаятьчеләрне эзләү эшләре алып барыла.

“Бу хәл бездә өченче тапкыр булды инде. Бик авыр хәл. Иртән зиратка төшеп, коточкыч хәлгә юлыктык. Тотасы иде шул кешесен. Ул кеше кабер казымаганмы икән, туганнары үлмәгәнме икән инде. Шушы ук хәл беренче тапкыр әнинең ел ашына 2-3 көн кала булган иде. Сабан туе алды иде ул. Икенче очрак та Сабан туе алдыннан булды. Хәзер камера куймакчы булабыз инде, шул хакта сөйләшәбез. Хәзер акча да жәл түгел инде. Бүген дә көтү чыгарганда, апа-әбиләр шуны сөйләшә һаман. Кичә дә зираттан елап кайтып киттеләр. Үзебезнең дә йөрәк елый”, – ди шушы авыл кешесе Марат Гыймадиев.

“Бик авыр хисләр, башка сыя торган хәл түгел бу. Ике абыйның кабер ташын аударганнар. Казаннан да тикшерүчеләр килгән дип ишеттек, табарлар дип ышанабыз. Алга таба камера куярга кирәк, һичшиксез”, - ди авылда яшәүче Марсель Закиров.

Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы урынбасары, Бәчек авылы имам-хатыйбы Хәйдәр Сибгатуллин барлык очракларның да язын булганын раслады, ул да камера куярга, я кизү оештырырга кирәк, дигән фикердә. Бәчек фаҗигасе турында тулырак биредә укый аласыз.