Татарстанда вертолет һәлакәткә юлыккан

Гадәттән тыш хәл сәбәпләрен тикшерү өчен комиссия төзелгән

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Ләйсән Абдуллина). Бүген 11.15 сәгатьтә Казаннан ерак түгел  “Ми-2” вертолеты һәлакәткә очраган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, Казан авиация предприятиесе вертолеты Мамадышка санитар максатларда очарга тиеш булган. Әмма, Республика клиник хастаханәсе очу мәйданчыгыннан күтәрелү белән, “Лаеш” милиция контроль постына да җитмичә, вертолет җиргә килеп төшкән. Очкычта барлыгы 2 пилот һәм табип булган.

 

  ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шушы һәлакәт булган урынга оператив рәвештә килеп, янгынны сүндергәннәр һәм вертолеттагы кешеләрне коткарганнар. Төгәлрәге, очучылар һәм табипны тиз арада Республика клиник хастаханәсенә илтеп, табиплар кулына тапшырылган, ә алган тән җәрәхәтләре турында әлегә төгәл генә берни билгеле түгел.

 

  Һәлакәт булган урында хәзер ТР буенча гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин җитәкчелегендә оператив төркем эшли. Гадәттән тыш хәл сәбәпләрен тикшерү өчен махсус комиссия төзелгән.