news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә коронавирус йоктыру турында ялган хәбәр таратучыны штрафка тартканнар

47 яшьлек хатын-кыз, имештер, Үзәк район хастаханәсендә коронавирус инфекциясе йоктыручылар турында аудиохәбәр яздырып, аны мессенджерларга тараткан.

Әлмәттә коронавирус йоктыру турында ялган хәбәр таратучыны штрафка тартканнар
скриншот

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә Үзәк район хастаханәсе пациентларының коронавирус йоктыруы турында ялган хәбәр тараткан хатын-кызга штраф салганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Полицейскийлар ачыклаганча, бер мессенджерда чыккан аудиоязмада 47 яшьлек хатын-кыз Әлмәт Үзәк район хастаханәсендә дәваланучы пациентта коронавирус диагнозы раслануы хакында сөйли. Шул ук вакытта, ул хастаханәнең реанимация бүлеге мөдиренә һәм аның хәләл җефетенә сылтама ясый. Аның сүзләренчә, имештер, хәзерге вакытта хастаханәдә тәртипсезлек хөкем сөрә һәм җитәкчелек коронавирус инфекциясе йоктырган пациентның күпме кеше белән контактка керүен белми.

Полицейскийлар ялган хәбәр таратучының Әлмәттә яшәүче хатын-кыз икәнлеген ачыклаган.

Аңа карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.

«Татар-информ» агентлыгы Әлмәт Үзәк район хастаханәсендә бу мәгълүматны кире кагулары турында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100