news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Аланында яшәүчегә коронавируска бәйле ялган хәбәр тараткан өчен штраф салганнар

Ялган мәгълүмат тараткан хатын-кыз 30 мең сум штраф түләячәк.

(Казан. 2 апрель, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яшәүче бер ханымга 30 мең сум штраф салынган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кичә моношәһәрдә яшәүче 48 яшьлек ханым Кама Аланында коронавирус йоктырган ике кеше ачыклануы турында смс аша ялган хәбәр тараткан. Хокук бозучыны полициянең җирле бүлеге хезмәткәрләре ачыклаган.

Административ хокук бозу турында беркетмә РФ КоАП 13.15 ст. 9 өл. («Массакүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану») буенча төзелгән.

Судта фейк авторы үз гаебен таныган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100