news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада ташландык йортта сукбай ир-ат янып үлгән

Янгынның мәйданы 56 квадрат метр тәшкил иткән.

Кукмарада ташландык йортта сукбай ир-ат янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кукмарада ташландык йортта янгын чыгып, торыр урыны булмаган сукбай ир-ат янып үлгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, кичә 23.36 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Толстой урамында кеше яшәми торган агач йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут йортны тулысынча чолгап алган була.

Төнге беренчеләр киткәч, янгын сүндерүчеләр өйдә бик нык янган ир-ат мәетен таба. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар. Ир-атның торыр урыны булмаган дип фаразлана.

Янгынның мәйданы 56 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәбен белгечләр ачыклый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100