news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер автозаправка янында «КИА» автомобиле янган

Кече литражлы автомобильнең мотор бүлегенә ут капкан, янгынның мәйданы 1,5 квадрат метр тәшкил иткән.

Казанда бер автозаправка янында «КИА» автомобиле янган

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда бер автозаправка янында кече литражлы «КИА» автомобиле янган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген 10.27 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Химиклар арасында бер автозаправка янында җиңел автомобиль януы хакында хәбәр килгән.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр «КИА» автомобиленең мотор бүлегенә ут кабуын ачыклаган. 10.45 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр, аның мәйданы 1,5 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.

Шаһитлар әйтүенчә, бу вакытта машина хуҗасы үз транспорты янында булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100