news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буран аркасында Казан юлларында 10 баллы бөкеләр барлыкка килгән

Транспорт хәрәкәтендә җитди кыенлыклар шәһәрнең барлык районнарында диярлек күзәтелә.

Буран аркасында Казан юлларында 10 баллы бөкеләр барлыкка килгән
Полина Шевчук

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Буран чыгу сәбәпле Казанда 10 баллы бөкеләр хасил булган. «Яндекс. Пробки» порталы мәгълүматлары буенча, хәрәкәт итүдә кыенлыклар шәһәрнең барлык районнарында күзәтелә.

Инде гадәткә кергән бөке Себер тракты ягына таба Ямашев проспектында барлыкка килгән. Минск урамы чатыннан Академик Губкин урамы чатына кадәр Җиңү проспектында, Гвардия, Патрис Лумумба, Гадел Кутуй, Чуйков урамнарында, Әмирхан проспектында һәм Декабристлар урамында да («Яшьлек» метро станциясе янында) шул ук хәл күзәтелә.

Шәһәр үзәге аша эшкә баручы машина йөртүчеләргә дә бөкедә шактый вакытын сарыф итәргә туры киләчәк.

Болай да гади булмаган вазгыятьне күпсанлы аварияләр тагын да катлауландыра.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100