Башкортстанда сыер фермасы яна

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерүчеләр килгәнче сыер абзарыннан 250 баш мөгезле эре терлек чыгарылган.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Коткаручылар Башкортстанның Түбән Сикияз торак пунктында 1,8 мең кв. метр мәйданлы фермада янгын сүндерәләр. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости яза.

Мәгълүматлар буенча, янгын турында хәбәр 2 мартта 4.56 сәгатьтә килгән.

«Янгын сүндерүчеләр килгәндә, сыер абзарының түбәсе янган. Янгын мәйданы 1,8 мең квадрат метр тәшкил итә. Янгын сүндерү эшләре бара», — диелә хәбәрдә.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерүчеләр килгәнче сыер абзарыннан 250 баш мөгезле эре терлек чыгарылган.