Чаллыда 5 мең сумлык ялган акча фаш ителгән

Акчаның чын булмавын банк кассиры сизеп алган.

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Чаллыда әйләнештән 5000 сумлык номиналдагы ялган акча алынган. Бу хакта "Челнинские известия" басмасы хәбәр итә. 

Ялган акчаны Чаллының ГЭС бистәсендәге бер банкта кассир сизеп алган. Шәһәрнең 42 яшьлек хатын-кызы аның ярдәмендә акча күчерергә уйлаган. Ялган купюрага охшаш акча шәһәрдәге бер исәп-контроль үзәге инкассатор сумкасында да табылган.

Тикшерү бара.