Узган тәүлектә Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 127 очрагы ачыкланган

Болар барысы да транспорт чарасы белән исерткеч эчемлек эчкән килеш идарә итү белән бәйле

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 127 очрагы ачыкланган. Болар барысы да транспорт чарасы белән исерткеч эчемлек эчкән килеш идарә итү белән бәйле. 127 очракның 41е Казанга туры килә.

Республика ЮХИДИ идарәсенең пропаганда төркеме хәбәр иткәнчә, шулай ук тыелган урыннарда 37 тапкыр каршы як хәрәкәт юлына чыгу очраклары да ачыкланган. Балаларны махсус утыргычларсыз йөртү очраклары 108 булган. Куркынычсызлык каешын эләктермәүнең 390 очрагы ачыкланган.