Узган тәүлектә Казанда 54 юл-транспорт очрагы теркәлгән

Шәһәрдә яңа елга багышланган бәйрәм чаралары уздыруга бәйле рәештә, ЮХИДИ машина йөртүчеләрне яңа ел комплекслары яннарында тизлекне контрольдә тотарга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казанда 54 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бүген бу хакта шәһәр ЮХИДИе пропаганда төркеме хәбәр итә.

Гадәти көннәрдә уртача 250 юл-транспорт һәлакәте очрагы була. Һава торышы начарланып киткәндә, юлларда 300гә кадәр һәлакәт теркәлә.

Шәһәрдә яңа елга багышланган бәйрәм чаралары уздыруга бәйле рәвештә, ЮХИДИ машина йөртүчеләрне яңа ел комплекслары яннарында тизлекне контрольдә тотарга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди.