2013 елның соңгы аенда Татарстанда 56 кеше үлемен юлда тапкан

Имгәнүчеләр - 489

 (Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). 2013 елның соңгы аенда Татарстанда 56 кеше үлемен юлда тапкан, тагын 489ы имгәнгән, җитди җәрәхәтләнгән – кешеләргә шәхси бәла-каза, фаҗига китергән 406 транспорт һәлакәте нәтиҗәсе шундый. Шул исәптән Казанда 10 кеше һәлак булган һәм 164е тән казасына дучар ителгән.

Бу турыда республика ЮХИДИ идарәсеннән алынган статистик белешмә “сөйли”.