Татарстанда юка бозга чыккан өчен 34 кешегә штраф салганнар

Спикер искәрткәнчә, бозга калынлыгы 7 см булган очракта гына керергә ярый.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Татарстанда юка бозга чыккан өчен 34 кешегә штраф салганнар.

«Хәзер сулыклардагы боз юка, анда керергә ярамый. Сулыкларның күп урыннарында су юдырткан чокырлар бар. Боз астына төшеп китүнең ике очрагы теркәлгән, берсе фаҗига белән тәмамланган», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында иминлек бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова.

Спикер искәрткәнчә, бозга калынлыгы 7 см булган очракта гына керергә ярый. Кагыйдәләрне бозучыларга 2 мең сум штраф яный.