Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан килә торган самолет Чиләбе аэропортында полосадан читкә чыгып киткән
Бортта 32 пассажир һәм экипажның өч әгъзасы булган, аларның берсе дә зыян күрмәгән.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген төнге өченче яртыларда «UVT Aero» авиакомпаниясенең Казаннан килә торган самолеты Чиләбе аэропортында төшеп утыру полосасыннан читкә чыгып киткән.
Бортта 32 пассажир һәм экипажның өч әгъзасы булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән, самолетка да зыян килмәгән.
Әлеге хәл аркасында Чиләбе аэропорты рейсларны вакытлыча кабул итми. Тикшерүчеләр тикшерү үткәрә һәм бу хәлнең барлык шартларын билгели. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Транспортта Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз