news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәсән хәзрәт Фәхретдинов вафаты сәбәпле, Россия мөфтие кайгы уртаклашу белдерә

Аңа 85 яшь булган.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Хәсән хәзрәт Фәхретдинов вафаты сәбәпле, Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин кайгы уртаклашу белдерә. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәреннән кайгылы хәбәр килде. Бөтен гомерен дингә багышлаган Хәсән хәзрәт Фәхретдинов 85 яшендә вафат булган.

Хәсән хәзрәт Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә имам булып эшли башлый, аннары Мәскәүнең «Тарихи» мәчетенә имам итеп билгеләнә.

Аның хәләл җефете Аишә ханымның һәм мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз», диелгән мөфтинең хәбәрендә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100