news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсеннән килгән автоледи Татарстанда авариягә юлыккан

Юл һәлакәте бүген иртән республиканың Кукмара районында булган.

Киров өлкәсеннән килгән автоледи Татарстанда авариягә юлыккан

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Киров өлкәсеннән килгән автоледи Татарстанда авариягә юлыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Кукмара районының Кәчемир авылы янында булган.

Трассада Киров өлкәсе номеры куелган «Равон» (машинаны хатын-кыз идарә иткән) һәм «Тойота» автомобильләре юлны бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә автоледи, идарәне югалтып, юл читенә төшеп киткән.

Шаһитлар әйтүенчә, медицина ярдәме күрсәтү өчен, табиблар автоледины хастаханәгә алып киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100