Алабугада пенсионер янгында һәлак булган

Бу хәл кичке якта Нефтьчеләр урамындагы бер йортта була.

 (Казан, 1 декабрь,  "Татар-информ") Алабугада янгында олы яшьтәге ир һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Фаҗига шәһәрнең Нефтьчеләр урамындагы торак йорт фатирында кичке сәгать тугызлар тирәсендә була. Янгын мәйданы 3 квадрат метрны тәшкил итә. Янгын аркасында бу фатирда яшәүче пенсионер вафат була.