Банктан 23 млн сум урлаган Луиза Хәйруллина үз гаебен таныды

Луиза Хәйруллинаның ире хәзерге вакытта өй арестында.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада чираттагы суд утырышында Салават шәһәрендәге банктан 23 млн сумнан артык акча үзләштерүдә гаепләнүче Луиза Хәйруллина үз гаебен таныган һәм тикшерү белән хезмәттәшлек итә башлаган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Гаепләнүчене ирегеннән чикләү вакыты озайтылды.

Телеканалга биргән интервьюсында гаепләнүче үзенең өйгә кайтырга теләвен, «теләсә кайсы әни кебек үк балаларын сагынуын» әйтте. Тикшерү изоляторындагы кыенлыклары турындагы сорауга аларны җиңәчәге һәм барысы да яхшы булуын әйткән.

  • 2019 елның 27 маенда Луиза Хәйруллина, банктан акча урлаган. Аннары ире Марат һәм 8 һәм 12 яшьлек ике баласы белән  Салават шәһәреннән киткән иде. Ир белән хатын бер ай качып йөрде. Гаиләне Казанда арендага алынган фатирда таптылар һәм тоткарладылар. Луиза Хәйруллинаның ире хәзерге вакытта өй арестында.

Элегрәк республика җинаятьчеләрне эзләү башлыгы Рамил Ермеев аңлатканча, гаепләнүченең ире букмекерлык контораларында уен вакытында акчаларының күп өлешен оттырган.

«Чыннан да акча күчерүнең  булганлыгы ачыкланды. Сумманың күпчелек өлешен ул, әлбәттә, оттырды», - диде полиция полковнигы.