Яшел Үзәндә яшәүче ир-атка хатынын һәм кызын кыйнаган өчен җинаять эше ачылган

Ул быелның апрель-сентябрь айларында хатынын һәм кызын даими кыйнап торган.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Яшел Үзәндә яшәүче ир-атка хатынын һәм 11 яшьлек кызын кыйнаган өчен җинаять эше ачылган.

Тикшерү фаразлаганча, быелның апреленнән сентябрь аена кадәр 42 яшьлек ир-ат исерек килеш хатыны һәм 11 яшьлек кызын даими кыйнап торган.

Ир-атка карата «Ике кешене, шул исәптән балигъ булмаган баланы газаплау» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Ул үзенең гаебен тулысынча таныган. «Татар-информ»га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, эшне тикшерү дәвам итә, әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.