Татарстан журналисты Олег Сафиканов вафат

Ул 2003 елдан башлап «Вести — Татарстан» тапшыруын алып барган, 2019 елның апрелендә Яшел Үзән телевидениесенә күчкән.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстанда билгеле журналист Олег Сафиканов вафат булды.

Бу хакта «Татар-информ»га Олег Сафикановның танышларыннан сөйләде. Шулай ук әлеге мәгълүматны аның хезмәттәшләре дә раслады.

Ул Яшел Үзәндәге бер мәктәптә инглиз теле укыткан. Узган гасырның туксанынчы елларында аны телевидениегә чакыралар, анда ул балалар һәм яшьләр өчен тапшырулар әзерли. 2003 елдан башлап «Вести — Татарстан» тапшыруын алып барган.

2019 елның апрелендә Сафиканов Яшел Үзән телевидениесенә мәгълүмати тапшыруга алып баручы булып кайта. Соңгы айларда интернет-массакүләм мәгълүмат чарасында эшләгән.