Казанда бер авариядә өч кеше имгәнгән

Кичә кич Горький шоссесында өч автомобиль бәрелешкән.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Горький шоссесында юл һәлакәте булган. Өч кеше зыян күргән җитди аварияне шаһитлар видеога төшергән. Видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.

«Кич белән Горький шоссесында юл-транспорт һәлакәте булды. Монда берьюлы өч автомобиль бәрелеште. Бәрелүдән бер автомобиль юл читенә чыгып китте. Урынга берьюлы өч ашыгыч ярдәм машинасы килде», – дип сөйләделәр агентлыкка авария шаһитлары.

«Дүшәмбе, 30 сентябрьдә, 22.40 сәгатьтә Горький шоссесы буенча 17нче йорт каршында авария була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Опель Корса» автомобилен йөртүче 27 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз тизлек сайламаган. Ул каршы як юлга чыккан һәм 61 яшьлек йөртүче идарә иткән «УАЗ» автомобиле белән бәрелешкән», - дип сөйләделәр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.

Әлеге бәрелешүдән соң, җиңел машина «КИА» внедорожнигына килеп бәрелә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә,  машина йөртүче хатын-кызның күкрәк сөяген сынган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.  «КИА» машинасын йөртүче 27 яшьлек ир-ат зыян күрә - баш мие селкенгән ирне 7нче шәһәр хастаханәсенә китерәләр. Тагын бер зыян күрүче - 24 яшьлек ир-ат. Аның кулы сынган, әмма ул хастаханәдә ятудан баш тарткан.