Бүген Казанның Мәскәү районында берьюлы ике кешене үтергәннәр

Мәскәү районындагы гараж кооперативларының берсендә ир-ат ике кешене суйган.
(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанның Мәскәү районында ир-ат ике кешене үтергән. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.Мәскәү районындагы гараж кооперативларының берсендә ир-ат ике кешене суйган.Фаҗига урынында хокук сакчылары эшли. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана.