news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростехнадзорның элеккеге башлыгы Борис Петровның эше судка тапшырылган

Ул 1,4 миллион сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелә.

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте (Ростехнадзор) Идел буе идарәсенең элеккеге җитәкчесе, 65 яшьлек Борис Петровның эше (ул вәкаләтләреннән законсыз файдалану һәм эшкуарлык эшчәнлегенә комачаулык итүдә гаепләнә) судка тапшырылган.

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Шунысын да искәртик: 2021 елның мартында Ростехнадзорның элеккеге башлыгы Борис Петровны тоткарлап, өй арестына озатканнар иде. Ул 1,4 миллион сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2019 елда Петров Ростехнадзорның Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Ренат Хәкимовка «Haier» заводына электр җайланмасын куллануга рөхсәт бирүне тоткарларга кушкан. Петров контрольлек иткән «Энерго Инжиниринг» ҖЧҖ белән килешү төзү тиешле документлар алу өчен төп шарт булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100