news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Фучик урамындагы юлда экскаватор чокырга төшеп киткән

Нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан урамында экскаватор чокырга төшеп киткән.

Социаль челтәрләрдә чыккан фотодан күренгәнчә, Фучик һәм Вербная урамнары чатында экскаватор зур чокырга төшкән.

Шаһитлар әйтүенчә, нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. Берникадәр вакыттан соң экскаваторны эвакуатор ярдәмендә чокырдан чыгарганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100