Татарстанда бер депутат үз вәкаләтләреннән азат ителгән

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутатының вәкаләтләре туктатылуы аның милке турындагы мәгълүматны күрсәтмәве белән бәйле.
(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Питрәч районы прокуратурасы күрсәтмәсе нигезендә, авыл җирлеге депутатының, күчемсез милке турында мәгълүмат бирмәгәнгә, вәкаләтләре туктатылды, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.Прокуратура тарафыннан ачыкланганча, районның Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутатларының берсе милке турында мәгълүмат тапшырмаган. Канун нигезендә билгеләнгән вазифалары үтәлмәгәндә, депутат вәкаләтләре туктатыла.Нәтиҗәдә, күзәтчелек идарә тармагы Ленино-Кокушкино авыл җирлеге советына гариза керткән һәм ул каралып, уңай хәл ителгән.