Чаллыда яшәүче хатын-кыз телефон каракларына 151 мең сум акча күчергән

Явыз ниятле кешеләр сатып алган дару акчасының бер өлешен аңа кире кайтарырга вәгъдә иткән.

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Чаллыда 36 яшьлек хатын-кыз телефон аферистлары тозагына эләккән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте.

Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итеп, 24 һәм 25 июль көннәрендә төрле телефон номерларыннан шалтыратып, алган даруы өчен аңа акчалата компенсация вәгъдә итүләрен җиткергән. Ханым, алар хәбәр иткән исәп-хисап счеты номерына, мошенниклар инструкциясе нигезендә 151 мең сум акчасын күчергән.
Шуннан соң аферистлар элемтәгә чыкмый башлаган, һәм хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта мошенникларның әлеге номерлары Мәскәүдә, Казанда һәм Казахстанда теркәлгән булуы ачыкланган.