Складтан 22 велосипед урлаган

Инде гаеплегә карата суд карары чыгарылган

 (Казан, 1 июль, “Татар-информ”). 32 яшьлек ир-ат складтан 22 велосипед урлаган. Өстәвенә, ул велосипедларны март аенда ук күпләп сата торган складтан чәлдерә. Билгесез затларга 80 мең сумлыктан артык бәядә булган велосипедларны сатып җибәргән чаллылы судта гаебен таный. Суд аны 2 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. Хәзер ул гомерен гомуми режимдагы төзәтү колониясендә уздырачак, дип гыйбрәт өчен яза “Әлмәт таңнары” газетасы.