Балаларны коткарганда үзе суга батып үлгән

Якыннан гына узып барган судно дулкыннары йөзәргә комачаулаган

 (Казан, 1 июль, “Татар-информ”). 26 июньдә көндезге сәгать 2ләр тирәсендә 1980 елгы Алексей Салеев туганнан туган энеләре белән Куйбышев Затон штпда Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ ДНсы янына су коенырга бара.

Су коенганда якыннан гына узып китүче суднодан дулкыннар барлыкка килә һәм энеләре Алексей Салеевны ярдәмгә чакыра башлый, әмма ул суга коткару чараларыннан башка гына керә һәм хәле бетеп суга бата, дип хәбәр итә Кама Тамагы районы газетасы.