“Булгария” һәлакәте турындагы эшне карау сузыла

Суд утырышларын, зыян күрүчеләр судка килмәү сәбәпле, кичектерәләр

 (Казан, 1 июль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген, сорау алынмаган зыян күрүчеләр судка килмәү сәбәпле, “Булгария” һәлакәте турындагы эш буенча чираттагы суд утырышы булмаганнан соң, Казанның Мәскәү районы судьясы Сергей Якунин әлеге зыян күрүчеләрне мәҗбүри рәвештә суд процессына алып килү турында яңа карар чыгарды. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Татарстан транспорт прокуроры ярдәмчесе Евгений Дикарев хәбәр итте.

Исегезгә төшерик, суд зыян күрүчеләрдән сорау алып бетермичә, шаһитләрдән сорау алуны башлый алмый, ә алар – 109 кеше.

Озакка сузылган процесс даими рәвештә суд утырышларына йөргән зыян күрүчеләрне дә ялыктыра башлаган.

Элегрәк суд матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге эш буенча тагын 39 зыян күрүчедән сорау аласы калган. Суд суд приставларына алар булмаганда эшне карарга рөхсәт бирмәгән 37 кешене судка мәҗбүри рәвештә алып килү бурычын йөкләгән.

Киләсе суд утырышы 2 нче июльгә билгеләнгән.