news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында «Пятёрочка» кибетен талаганнар

Билгесез затлар 6 мең сумлык спиртлы эчемлек урлаган.

Яшел Үзән районында «Пятёрочка» кибетен талаганнар
http://yashel-uzan.ru

(Яшел Үзән, 1 июнь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә Ленин урамындагы «Пятерочка» кибетен талаганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Төнлә сигнализация эшли башлый, ләкин ведомстводан тыш сакчылар килгәндә, инде эш эшләнгән була. Җинаять урынында ватылган тәрәзә һәм сәүдә залына керү эзләре табылган.

Соңрак ачыкланганча, билгесез кешеләр ватылган тәрәзә аша кереп, спиртлы эчемлек урларга өлгергән. Кибеткә 6 мең сум чамасы зыян китерелгән.

Хәзер бистәдә тикшерү бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100