Казанда шәхси йортта янгында бер кеше үлгән, аның шәхесен ачыклыйлар

Янгында тагын бер ир-ат зыян күргән.

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Герцен урамында шәхси йортта янгын чыккан. Бу турыдагы хәбәр 9.22 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына килгән. Янгын урынына 4нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән.

Ишегалды корылмаларын янгын чорнап алуы ачыкланган. 40 кв. метр мәйданга зыян китергән янгын 9.36 сәгатьтә сүндерелгән.

Янгында бер кеше үлгән, аның шәхесен ачыклыйлар. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә.

Моннан тыш, тагын бер ир-ат зыян күргән. Аны авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр.