Мәскәү - Бангкок авиарейсында 20 ләп "Аэрофлот" пассажиры зыян күргән

"Боинг 777" самолетында Россия гражданнары да булган.

(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Мәскәүдән Бангкокка оча торган " Аэрофлот" авиакомпаниясе самолеты “һава чокыры”на эләгеп, 20 ләп пассажир зыян күргән. Бу хакта ТАССка Россиянең Таиландтагы илчелегендә консуллык бүлеге җитәкчесе Владимир Соснов хәбәр итә.

"Зыян күрүчеләрнең сынган җирләре күп. Алар арасында россиялеләр дә, чит ил кешеләре дә бар", - дип хәбәр иткән дипломат. Россиянең Таиландтагы илчелегендә хастаханәдә Мәскәү - Бангкок рейсыннан 12 пассажир булуын, аларның икесенә операция ясалуын җиткерделәр.

"Зыян күрүчеләр иминлек каешларын эләктермәгән булмаган, мөгаен", - дип сөйләгән Соснов. Аларның барысын да хастаханәгә озатканнар һәм консуллык ярдәме кирәк булучыларга илчелек вәкилләре җибәрелгән.

Россиянең Таиландтагы илчелегендә әлеге уңайдан кайнар линия эшли.
"Илчелек вәкилләре инде хастаханәдә, анда тәрҗемәче дә җибәрелде. Мәгълүматларны консуллык бүлегеннән, кизү дипломаттан, шулай ук безнең сайттан да алып була”, - дип җиткерә дипломат.

Россиянең Бангкоктагы дипмисиия телефоны номеры: +66-223-498-24.

Шул ук вакытта ТАССка Мәскәү вакыты белән 04:20 сәгатьтә авиалайнер төшеп утырган Суваннапхум аэропортындагы чыганак зыян күрүчеләр саны 25 дип җиткергән. Аның мәгълүматлары буенча, хастаханәгә 19 кеше китерелгән. " Калган пассажирлар кирәкле ярдәм алгач, госпитализациядән баш тартты", - дип аңлаткан чыганак һәм "барыннан да бигрәк лайнерның койрык өлешендә утырган пассажирлар зыян күргән", дигән.