news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 1 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде

Янгынга каршы махсус режимны бозучыларны штрафка тартачаклар.

Казанда 1 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казан территориясендә янгынга каршы махсус режим үз көченә керде. Бу хакта шәһәр мэриясе порталында хәбәр ителә.

1 апрельдән 30 майга кадәр Казанда һәм аның тирәсендә коры үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта ризык әзерләү, пиротехника куллану тыела. Бу чаралар янгын чыгу куркынычын мөмкин кадәр киметү өчен кирәк.

Шулай итеп, яз башыннан янгын сүндерүчеләр 13 тапкыр коры үлән сүндерергә чыкты. Узган ел сезон дәвамында шундый 1405 очрак булган. Янгынга каршы режимны бозучыларны штрафка тартачаклар.

Язның гадәттәгедән иртәрәк килүе һәм җирнең коры булуы аркасында янгынга каршы махсус режим да иртәрәк кертелә. Кагыйдәләр Казанның шәхси секторында яшәүчеләргә, дачадагыларга һәм бакчачыларга, шулай ук ял базалары, сәламәтләндерү лагерьлары һәм урман кишәрлекләре белән чиктәш башка территория хуҗаларына кагыла.

Янгынга каршы режимны бозучыларга административ штрафлар салыначак. Физик затларга ул дүрт меңнән биш мең сумга кадәр, вазифаи затларга - егермедән кырык мең сумга кадәр, юридик затларга өч йөз мең сумнан ярты миллион сумга кадәр каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100