Татарстанда үзеннән 2 тапкырга өлкән ир-егет белән чыгып китеп югалган үсмер кызны эзлиләр

Аларны республиканың берничә районында бергә күргәннәр

 (Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Россия Эчке эшләр министрлыгының “Чирмешән” муниципальара бүлегенең “Яңа Чишмә” полиция бүлекчәсе хәбәрсез югалган 15 яшьлек Никифорова Виктория Олеговнаны эзли. Кыз 4 февраль көнне өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган.

Карап торышка аңа 14-15 яшь, буе 155-160 см, уртача тән төзелешле, чәчләре коңгырт-сары, җилкәсенә кадәр төшеп тора, күзләре коңгырт-кара. Кызның куе кызыл төстәге башлыклы курткада, карасу төстәге чалбар һәм башлыкта булганлыгы билгеле.

ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, югалганнан соң кызны хокук саклау органнарыннан качып йөрүче 1982нче елгы Олег Тихонов белән бергә республиканың Түбән Кама, Зәй, Әлмәт районнарында күргәннәр.

Бу затлар турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан (843) 291-40-44 һәм 291-40-45 яки (843) 291-29-74 телефоннары буенча хәбәр итүләре сорала.