Казанда юл чатында ике машина бәрелешкән, хатын-кыз имгәнгән

Бәрелешкәннән соң автомобильләрнең берсе тротуарга чыккан.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Павел Климчак).Казанда ике машина юл чатын бүлешә алмаган һәм бәрелешкән. Юл һәлакәтендә хатын-кыз имгәнгән.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Уң Болак һәм Чернышевский урамнарында булган. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә автомобильләрнең берсендәге хатын-кыз зыян күргән.