Татарстанда браконьерларга карата җәза катгыйлана

Законсыз ау яратучылардан тартып алынган техника административ арест астында булачак.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Республикада кертеләчәк яңа практика браконьерларга каршы көрәштә уңай нәтиҗә бирер дип көтелә. Законсыз ауда кулланылган барлык техника кулга алыначак. Бу хакта Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең 2016 елга йомгак ясау киңәшмәсендә республиканың Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев белдерде.

“хәзерге вакытта арест законлы, әмма, башка яктан караганда, ул фиктив булып чыга. Чөнки тартып алынган корал шунда ук аның иясенә саклауга тапшырыла. Хәзер мин мәсьәләне башкача куйдым һәм күп кенә район башлыклары тартып алынган транспортны районнарда саклау мөмкинлеге бар дип раслады”, - диде Премьер-министр урынбасары.

Бу балык инспекциясе аучылардан тартып алган көймә, катер һәм башка төр транспортка кагыла. Алар арасында коры җирдә браконьерлар кулланган трактордан алып мотоциклга кадәр техника бар. “Коры җирдә булсынмы ул, судамы, транспорт чарасы тартып алынырга һәм хөкем карары чыгарылганчы административ арестта булырга тиеш. Аннан соң суд карары буенча конфискацияләнә яки иясенә кире кайтарыла. Транспорт чараларын кире ияләренә саклауга тапшыру дөрес түгел. Тартып алырга кирәк, шулай иткәндә уңай нәтиҗәсе булачак”, - диде Шәйхразиев.

Ул республика балык инспекциясе һәм ау идарәсе җитәкчелегенә 10 мартка кадәр махсус саклау урыны һәм аларны кайда урнаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә боерды. Аның фикеренчә, транспортны арестка алу законсыз аучыларны тизрәк штрафларын түләүгә һәм табигатькә китергән зыянны каплауга этәрәчәк.