news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер атна эчендә Казан хастаханәләренә имгәнеп 85 кеше мөрәҗәгать иткән

Зыян күрүчеләрнең күбесе Совет районында яши.

Бер атна эчендә Казан хастаханәләренә имгәнеп 85 кеше мөрәҗәгать иткән

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бер атна эчендә кардан чистартылмаган урамнар аркасында алынган җәрәхәтләр белән Казанның имгәнү пунктларына 85 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.

«Казан ишегалларын һәм урамнарын кардан җыештыру сыйфатын травмпунктлар мәгълүматы билгели. 21-27 гыйнварда шәһәрдә яшәүче 85 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, 45 зыян күрүченең кайсыдыр җире сынган, кырыгы имгәнгән. Иң күп очрак Совет районында (23 очрак), Идел буе һәм Вахитов районнарында (15), Яңа Савин районында (14) теркәлгән», — дип хәбәр итте ул.

Гыйниятуллин шулай ук шәһәр районнары башлыкларына бу мәсьәләгә игътибарлырак булырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100