Балык Бистәсе районында юл һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән

Бер кеше Мамадыш хастаханәсенә китерелгән.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Балык Бистәсе районында, М-7 трассасының 920 километрында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Аларның өчесе авария урынында, ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк, җан бирә. Тагын бер зыян күрүче авыр хәлдә Мамадыш Үзәк район хастаханәсенә озатылган. Зыян күрүчеләр арасында балалар юк.