Әлмәттә дүрт бала һәм ике олы кеше сөрем газы белән агуланган

Беренчел мәгълүматлар буенча, бу өйдә җилләтү системасы ватык булган.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәттә дүрт бала һәм ике олы кеше сөрем газы белән агуланып, хастаханәгә эләккән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 21.00 сәгать тирәсендә Риза Фәхретдинов урамындагы 39 йортта алты кешенең сөрем газы белән агулануын ашыгыч ярдәм хезмәтенә хәбәр иткәннәр.

Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүчеләрне караганнан соң, балалар белән бер олы кешене Әлмәт Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Зыян күргән икенче олы кеше хастаханәгә барудан баш тарткан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, йортта  җилләтү системасы ватык булу аркасында шушы хәл килеп чыккан.