news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Иммунолог Крючков Кытайда ачыкланган яңа генипавирусның куркынычын бәяләде

Кытайда ачыкланган яңа генипавирус куркыныч саналган Нипах вирусының якын «туганы» булып тора. Бу хакта «Москва 24» каналына иммунолог Николай Крючков сөйләде. «Российская газета» шул турыда яза.

«Нипах вирусыннан кешеләр еш үлә, ул шуның белән аерылып тора, һәм бу борчу тудыра», – диде белгеч. Николай Крючков сүзләренчә, шуңа бәйле рәвештә генипавирусның яңа төре аңа охшаш үзлекләргә ия булырга мөмкин. Бу этапта аз өйрәнелгән авыруның йогу юлларын өйрәнәсе бар. Хәзерге вакытта вирусның кешедән кешегә күчү мөмкинлеге расланмаган.

Кытай Халык Республикасында яңа авыруның утыздан артык очрагы ачыклануы турында «Российская газета» хәбәр иткән иде. Авыру билгеләре арасында – хәлсезлек, ютәл, бизгәк, күңел болгану, косу һәм баш авырту.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100