news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иммунитетны ныгыта торган яшелчә билгеле

COVID-19 чире һәм салкын тию авырулары арту сезонында иммунитетны помидор ныгыта, ди табиб-диетолог.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). COVID-19 чире һәм салкын тию авырулары арту сезонында иммунитетны ныгытырга һәр россияле өчен яхшы таныш яшелчә — помидор ярдәм итәчәк.

Помидорда организм өчен файдалы матдәләр, шул исәптән иммун күзәнәкләрне активлаштырырга сәләтле көчле антиоксидант — ликопин бар, дип аңлатты табиб-диетолог, Илкүләм диетологлар һәм нутрициологлар ассоциациясе әгъзасы Наталья Круглова Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

«Ликопин организмны йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шулай ук онкология авырулары китереп чыгарырга мөмкин булган ирекле радикаллар йогынтысыннан яклый. Ликопин ярдәмендә иммунитетның саклагыч күзәнәкләре активлаша», — дип билгеләп үтте ул.

Иң күп антиоксидантлар көньяк помидорларында, дип саный табиб-диетолог

news_right_1
news_right_2
news_bot