“Иман” ислам мәдәнияты үзәге телевидениесе татар телендә сөйли
Бу телеканалда күренекле имамнарның вәгазьләрен тыңларга, Татарстан мөселманнары тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларның видеоязмаларын карарга мөмкин
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). “Иман” ислам мәдәнияты үзәге интернетта үз телевидениесе эшен көйләп җибәрде. Бу телеканал татар телендә эшли, анда күренекле имамнарның вәгазьләрен тыңларга, Татарстан мөселманнары тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларның видеоязмаларын карарга мөмкин. Трансляция www.imantv.su адресы буенча урнашкан сайтта бара.
Билгеле булганча, интернетта 11 июльдән “Иман” радиосы татар һәм рус телләрендә сөйли башлады. Алдагы планнарда - рус телендә эшләүче телевидениене көйләп җибәрү, дип хәбәр итә Islamrt.ru.