news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин БРИКС+ шәһәрләре ассоциациясендә җиде комитет төзергә тәкъдим итте

Казан мэры Илсур Метшин БРИКС+ шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе кысаларында җиде профиль комитеты оештырырга тәкдим итте. Оешманың Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге штаб-фатирында узган җыелышта шул хакта фикер алыштылар, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте.

Ассоциация өч идарә органыннан – генераль ассамблея, президиум һәм генераль секретарь – торачак, алар башкарма орган функциясен үтәячәк.

Метшин билгеләп үткәнчә, барлык актуаль проблемаларны бер төркемгә тупларга һәм экология, цифрлаштыру, социаль үсеш, социаль сәясәт һәм мәгариф, тотрыклы үсеш, шәһәр төзелеше сәясәте комитеты кебек профиль комитетлар кысаларында хәл итәргә кирәк. «Хатын-кызлар БРИКС+» җиденче комитет булырга мөмкин, элегрәк Бразилия муниципалитетлар ассоциациясе вице-президенты Соланж Сауса Крейдлоро шундый тәкъдимен җиткергән иде.

Ассоциация уставы һәм аның структуралары генераль ассамблеяда билгеләнә. Анда комитет рәисләре дә билгеле булачак.

Билгеләп үтелгәнчә, цифрлаштыру комитеты кысаларында Kazan Digital Week форумында тәкъдим ителгән Smart-city BRICS альянсы оештырыла. Социаль үсеш комитеты ассоциациянең китапханәсе, шулай ук киләчәктә «БРИКС марафоннары лигасы» һәм БРИКС+ илләре шәһәрләре балалар фестивале проектлары белән шөгыльләнәчәк. Чарада катнашучылар соңгы идеяне хуплады. Фестивальнең нечкәлекләре һәм форматы хакында соңрак фикер алышачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100