news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: Якын арада экспертлар Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынны әйтәчәк

«Мәчетне төзү өчен мәйданчыкны сайлау белән профессионаллар шөгыльләнә», - диде Казан мэры.

Илсур Метшин: Якын арада экспертлар Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынны әйтәчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда Җәмигъ мәчетен төзү урыны турындагы карар якын арада игълан ителәчәк һәм җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарылачак. Бу хакта журналистлар белән матбугат конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Хәзер архитектура белән шөгыльләнүчеләр бергәлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән бергә берничә мәйданчыкны карый. Алар үзләренең соңгы фикерен формалаштыргач, ул җәмәгать хөкеменә чыгарылачак. Минемчә, якын арада мондый тәкъдим булачак», — диде Метшин.

Казан мэры үзе бу процесста катнашучы булуын өстәде, шуңа күрә мәчет төзү өчен теге яки бу мәйданчык файдасына ачыктан-ачык әйтмәячәк. «Иң яхшысы - профессионалларны тыңлау», дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot