news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: “Социаль ипотека буенча сафка бастырылучы барлык “проблемалы” йортлар да төзелеп бетәчәк”

Бүген Казан мэры социаль ипотека программасы буенча төзелгән өч яңа йортны карады

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Казан мэры Илсур Метшин өч йортны караганнан соң, социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылучы барлык “проблемалы” йортлар да төзелеп бетәчәк, дип вәгъдә итте.
Фучик урамындагы 106 фатирлы өч 16 катлы йорт 10 ай эчендә төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Бүген яңа фатир хуҗаларына ачкычлар тапшырдылар. Аларның янәшәсендә социаль ипотека программасы буенча төзелүче тагын ике күпкатлы йорт бар, әлеге йортларның генераль подрядчысы – “Альтаир” фирмасы. Бу йортларны 2009 елда төзи башлаганнар, аларны 2010 елның 9 маена файдалануга тапшыру күздә тотылган булган. Хәзерге вакытта төзүчеләр йортларның кимчелекле урыннарын рәткә китерә, алар файдалануга тапшырылмаган әле.
Казан мэры Бөек Ватан сугышы ветераннары сатып алган ике яңа фатирга керде. Фатирларны караганнан һәм биредә яшәүчеләр белән аралашканнан соң, Илсур Метшин журналистларның сорауларына җавап бирде.
“Бу йортларны без 2010 елның февралендә төзи башлаган идек – эшне яхшы подрядчылар кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкарды, - дип хәбәр итте Илсур Метшин. – Биредә социаль ипотека программасы буенча торак сатып алучылар, яшь гаиләләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәячәк”.
Мэрның сүзләренә караганда, бүген-иртәгә Казанда төзелеш эшләре 2010 елда башланган тагын 9 йорт файдалануга тапшырылачак.
“Быел социаль ипотека программасы буенча барлыгы 280 мең квадрат метр торак төзеләчәк, бу – рекорд. Бу узган елга караганда 210 мең квадрат метрга артыграк, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Мин аномаль эсселек, бураннарга карамастан, үз эшләрен намус белән башкарган төзүчеләргә рәхмәт белдерәм”.
Илсур Метшин 2010 елда төзелеш эшләре тәмамланмаган йортлар якын көннәрдә файдалануга тапшырылачак, дип ышандырды. “Президент күрсәтмәсеннән соң без 2 нче Азино урамындагы йортларга өстәмә көчләр юнәлдердек, аларның заказчысы да, генераль подрядчысы да – “Татстрой” компаниясе. Бүген-иртәгә 2 нче Азино урамындагы 5 йортның яңа хуҗаларына фатир ачкычлары тапшырылачак, - диде Казан мэры. – “Проблемалы” йортларның барысында да төзелеш эшләре тәмамланачак”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100