Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин Россия төбәкләре башкалалары рейтингында өч баскыч түбән төшкән
Экспертлар моны "Адмирал"дагы фаҗига белән бәйләп карый
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге төзегән Россия төбәкләре башкалалары мэрлары рейтингында өч баскыч түбән төшкән.
Рейтингны төзегән вакытта тикшерүчеләр ачык чыганаклар материалларына һәм инсайдерлык мәгълүматларыннан файдаланган. Әмма "Рейтинг" мәгълүмати коммуникациләр үзәге белгечләре төбәк һәм федераль экспертлар фикеренә төп игътибарны биргән. Нәкъ менә әлеге чыганак аларның эшенең ахыргы нәтиҗәләрен билгеләгән. Россиянең күпчелек субъектлары буенча төп мәгълүмат 2015 елның февраль азагы - март уртасында җыелган.
Рейтингның беренче бишлегенә икенче урыннан беренче баскычка күтәрелгән Краснодар башлыгы Владимир Евланов, Төмән башлыгы Александр Моор (өченчедән икенче урынга менгән), Белгород башлыгы Сергей Боженов (бишенче урыннан өченче урынга), Казан мэры Илсур Метшин (беренче урыннан дүртенче урынга төшкән) һәм Салехард башлыгы Иван Кононенко (дүртенче урыннан бишенчегә төшкән) кергән.
Казан мэрына карата әлеге тенденцияне экспертлар "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгынның тискәре йогынтысы белән аңлаталар.
"Әлеге фаҗига китергән проблемалар экспертлар бәясенә тәэсир итми калмаган", - диелгән тикшеренүдә.
Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре башлыклары Сергей Собянин һәм Георгий Полтавченко 8нче һәм 13нче урыннарны биләгән.
Искәртеп узабыз: Россия шәһәрләре башлыкларының февраль рейтингында Илсур Метшин беренче урынны алган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз