news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: "Олимпиаданы уздырырга телисезме дигән сорау - яшь кыздан кияүгә чыгасың киләме дип сорау белән бер"

Мэр Универсиадага караганда ФИНА чемпионатына әзерлекнең җиңелрәк булуын билгеләп узды

 (Казан, 4 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин журналистлар өчен оештырылган иртәнге аш вакытында журналист сүзенең бик зур көчкә ия булуына басым ясады. Кайчандыр аның каләм ияләренең берсенең, Казан Олимпия уеннарын кабул итәргә җөрьәт итәрме, дигән соравына җавабы киң яңгыраш алды. Баксаң, Халыкара Олимпия комитеты башлыгы Томас Бах Казанны үзендә Олимпиада уздырырга әзер булуы белән котларга әзер икән. Әмма бу мәсьәләдә шәһәр җитәкчелегенең түгел, ил җитәкчелегенең карары булуы кирәк, ди Метшин.

 "Миннән Олимпиада үткәрәсезме дип сорыйлар. Бу яшь кыздан кайчан да булса кияүгә чыгарга җыенасыңмы дип сорау белән бер. Әлбәттә, җыена инде. Иң матур, бай, акыллы, яраткан егетенә кияүгә чыгу турында хыяллана. Казан кебек шундый көнләштерерлек кәләш булганда, ничек инде яхшы кияү сайламаска ди. Кияү нинди булыр - Олимпиадамы, ЭКСПОмы, башка берәр вакыйгамы... Күз күрер. Бу вакыйга Казанны бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгарачак", - дип билгеләп узды Илсур Метшин.

И. Метшин Универсиадага караганда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына әзерлекнең җиңелрәк бирелүен билгеләп узды. Бу аңлашыла да, Бөтендөнья студент спорт уеннарыннан мирас булып калган объектлар эшкә җигелә, урам-юл челтәре дә ярыйсы ук тәртиптә. "Үзәк урамнарны ябарга туры килмәде, зур төзелешләр булмады, шулай да, эш шактый киеренке булды дияргә кирәк. Универсиададан аермалы буларак, Казан әзерләнеп бетәргә өлгерерме икән дигән сораулар булмады", - дип әйтте Илсур Метшин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100