news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: "Казанга яңа концерт залы кирәк"

Мэр алда торган бурычларны билгеләп узды

(Казан, 4 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйровның журналистлар белән очрашуында алга таба да киңкүләм чаралар уздыру өчен Казанга яңа концерт залы кирәклеге ассызыкланды.

 Илсур Метшин әйтүенчә, Казанда 3,5 меңнән алып 5 меңгә кадәр кеше сыйдырышлы концерт залына ихтыяҗ бар. "Зур тамаша залы бик кирәк. 10 ел элек төзелгән 1 мең кешене үзенә сыйдыра ала торган "Пирамида" залы хәзер безнең өчен кечкенә инде", - диде мэр.

Шәһәр башлыгы зооботаника бакчасын реконструкцияләү буенча да актив эш башкарылуын билгеләп узды. Илсур Метшин Казанны яшелләндерү юнәлешендә эшнең дәвам иттереләчәге турында белдерде. Ул ФИНА дөнья чемпионатына дип махсус 6 млн-нан артык чәчәк утыртылганын әйтеп узды. Чагыштыру өчен, Универсиада вакытында 3 млн чәчәк шәһәргә ямь биреп торган. "Быел Татарстанда игълан ителгән Парк һәм скверлар елы кысаларында 30 дан артык яшел зона төзекләндереләчәк. Парк һәм скверларда "Яшел рекорд" акциясе дәвам иттереләчәк, без зур агачлар утыртырга ниятлибез. Зооботаника бакчасы, цирк, елга порты янында яр буйларын төзекләндерергә, ямьләндерергә телибез", - дип белдерде мэр.

Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, якын арада җитәкчелек 2019 нчы елда Эшче һөнәрләр буенча бөтендөнья чемпионатын үткәрү хокукына дәгъва кылу өчен Бразилиягә барачак. Матбугат очрашуында аңлашылганча, ФИНА чемпионаты тәмамлангач та шәһәрдә тынычлык урнашуын көтәргә кирәкми, спорт дөньясында вакыйгалар агышы дәвам итәчәк. "19 нчы августта Казанда нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы этабы старт ала. Башкалага спортчыталр һәм яңа кунаклар киләчәк", - диде Метшин. Мэр ассызыклаганча, Казан алдында шәһәрне яшәү өчен Россиядә иң уңайлы шәһәр итү бурычы тора. "Спортның су төрләре буенча чемпионат ярдәмендә Казан Россиягә безнең казанышлар белән горурлану мөмкинлеген бирә. 190 ил вәкиле аша Россия һәм аның халкы турында сөйли алабыз", - дип белдерде Илсур Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100